news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Биектау һәм Кукмарада авыл хезмәтчәннәре белән урып-җыю хакында фикер алышачак

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара һәм Биектау районнарына сәфәр кыла, ул анда авыл хезмәтчәннәре белән урып-җыю кампаниясенең барышы һәм авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышачак. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар катнашында узган брифингта шулай дип белдерде.

Ул билгеләп үткәнчә, республика Президенты авыл хуҗалыгына бәйле мәсьәләләрне даими контрольдә тота. Әлеге тематика ике сезонда – чәчү һәм урып-җыю кампанияләре вакытында аеруча актуальләшә.

«Хәзер, урып-җыю кампаниясе кысаларында, ул үзе булган барлык районнарның механизаторлары белән очраша. Бүген аның Биектау һәм Кукмара районнарына сәфәре планлаштырылган», - дип ачыклык кертте Галимова.

Аның сүзләренчә, бөртекле культураларны суктыру һәм бәрәңге алу фикер алышуның бер темасы булачак.

«Әлеге очрашуларда урып-җыю күзлегеннән бүгенге вазгыять хакында фикер алышалар: нинди проблемалар бар, техника, ягулык җитәме һ.б.», - дип искәртте Лилия Галимова.

Моннан тыш, ТР Президенты кайбер социаль объектларда да булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100