news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Безнең бурыч – мобилизацияләнгән һәр кешенең гаиләсен шәхси контрольгә алу

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов халык белән актив эшләргә һәм өлешчә мобилизация турында барлык сорауларга тиз һәм әдәпле итеп җавап бирергә кушты. Республиканың барлык районнары һәм шәһәрләре башлыкларына мобилизацияләнгән кешеләре булган гаиләләрне контрольгә алырга кирәк, дип билгеләп үтте ул республиканың Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә.

Ул өлешчә мобилизация турында мәгълүмат алу өчен берничә ресурс барлыгын искәртте: «Бергә хәл итәбез» элемтә платформасы, «Халык контроле» системасы, 122 кайнар линиясе. Шулай ук аңлатмаларны Гомумроссия халык фронты, хәрби комиссариатлар, социаль челтәрләрдә алырга мөмкин.

«Һәрхәлдә, сабырлык белән карарга, кешеләргә аңлатырга кирәк. Бернинди тупаслык, бернинди формализм булмасын. <...> Аңлашыла, телефон бар икән – аңа шалтыратачаклар, шалтыраталар икән – кешечә, нормаль тавыш белән җавап бирергә кирәк», – диде ул. Ул шулай ук күп нәрсәнең муниципалитет башлыкларының халык белән аралашуына бәйле булуын искәртеп үтте.

«Шәһәр һәм район җитәкчеләренә республикабыздан мобилизацияләнгән һәр кешенең гаиләсен шәхси контрольгә алырга кирәк. Аларны нинди проблемалар борчыганын ачыкларга. Без Ватанны саклаячак егетләргә аларның гаиләләренә, якыннарына кирәкле бар нәрсәне дә һәрвакыт эшләячәгебезне күрсәтергә тиеш, бу – безнең бурыч», – дип басым ясады Татарстан Президенты.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан итте. Махсус операция үткәрү зонасында хезмәт итәргә резервта торган 300 мең кешене чакыру планлаштырыла. Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, алардан 200 мең кеше Россия Федерациясе Кораллы көчләренә кушылган инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100