news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Безгә һава суднолары җитештерүне арттырырга кирәк

Миңнеханов: Безгә һава суднолары җитештерүне арттырырга кирәк
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Химград» технополисында «Авиация интерьерлары» яңа җитештерүендә булды. Республика җитәкчесенә сөйләүләренчә, «Авиация интерьерлары» ҖЧҖ куәтләрне техник яктан яңадан җиһазландыру инвестицион проектын «Химград» территориясендә 2023 елда гамәлгә ашыра башлаганнар. Проектның максаты – ел саен SJ-100 өчен кимендә 20 һәм МС-21 өчен 36 интерьер комплекты җибәрүне тәэмин итү.

Миңнеханов предприятиенең потенциалын югары бәяләде.

«Ил җитәкчелеге самолетлар төзелешен үстерү буенча масштаблы бурычлар куйды, безгә һава суднолары җитештерүне арттырырга кирәк. Үзебездә интерьерлар җитештерүе булу әһәмиятле. Компаниянең алга таба үсеш планнары зур. Бергә эшләячәкбез», дип китерә Татарстан Рәисе сүзләрен республика җитәкчесе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерик, «Авиация интерьерлары» компаниясе SJ-100, МС-21, Ил-114, Ту-214 һәм Ил-96 самолетлары өчен пассажир кабиналары интерьер комплектлары җитештерә. Татарстанда җитештерү мәйданчыклары «Казан» аэропорты территориясендә һәм «Химград» технополисында урнашкан.

«Химград»та SJ-100 һәм МС-21 самолетлары өчен интерьер комплектлары ясыйлар. 2025 елда әлеге самолетлар өчен алтышар интерьер комплекты җитештерергә планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100