news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Без Төркия бизнесының Татарстанны сайлавы белән кызыксынабыз

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркия Президенты Администрациясе каршындагы Инвестицион офис җитәкчесе Бурак Даглыоглу белән очрашты. Алар Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшлекне алга таба үстерү турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан җитәкчесе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстан Төркия белән инвестицион һәм сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне үстерүгә зур игътибар бирә. Ул республиканың әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булып кала. Моны шул исәптән товар әйләнешенең җитди үсеше (2,9 млрд долларга кадәр), шулай ук Төркия компанияләренең зур инвестицияләреннән (2,5 млрд доллар) күрергә мөмкин. Хәзерге вакытта төбәктә «Кастамону Энтегре», «Хаят Кимья», «Шишеджам» - «Тракья Гласс», «Шишеджам» - «Аутоматив Гласс», «Джошкуноз», «СМЦ Алабуга», «Колуман», «Тирсан Кардан» компанияләре заводлары эшли, кунакханә бизнесы, төзелештә проектлар гамәлгә ашырыла.

«Татарстан белән Төркия хезмәттәшлегенең тарихы озын. Делегацияләрнең үзара сәфәрләре гамәлгә ашырыла, сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләр үсеш ала. Безнең багланышларны үстерүгә даими авиаэлемтә ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, Татарстан Төркия бизнесы белән элемтәләрне үстерү яклы.

«Без Төркия бизнесының алга таба да Татарстанда үз проектларын үстерүе, Россия һәм Евразия базарларына чыгу өчен безнең республиканы сайлавы белән кызыксынабыз. Без сезнең компанияләргә алга таба ярдәм күрсәтергә әзер һәм яңа уртак проектларга өметләнәбез. Шул ук вакытта Төркиядә үз бизнесын үстерү белән кызыксынучы Татарстан компанияләренә ярдәм итәчәкбез», - диде Татарстан җитәкчесе.

Бурак Даглыоглу, үз чиратында, Татарстанда потенциаль инвесторлар өчен барлык шартлар да тудырылган, дип билгеләп үтте. Төркия бизнесы республика белән элемтәләрне үстерү яклы. Алар өчен Төркиянең климат үзенчәлекләре аркасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә актуаль булган проектлар аеруча перспективалы булып тора.

«Без җирле аграрийлар белән уртак проектларны үстерергә шат булыр идек. Шулай ук технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендәге багланышларга да кызыксыну бар», - дип ачыклык кертте Татарстан Рәисе әңгәмәдәше.

Төркия кунагы эш сәфәре кысаларында «Алабуга» махсус икътисади зонасы резидентларының җитештерү мәйданчыкларында булды, Казандагы Генераль консуллык хезмәткәрләре белән очрашты, шулай ук Татарстанның Бердәм презентация үзәгендә инвестицион потенциалы белән танышты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100