news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Без Татарстан компанияләренең Кыргызстандагы эшен киңәйтү белән кызыксынабыз

Миңнеханов: Без Татарстан компанияләренең Кыргызстандагы эшен киңәйтү белән кызыксынабыз
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кыргызстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәисенең беренче урынбасары Данияр Амангельдиев белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуны ачып, Миңнеханов ике яклы элемтәләрне ныгытуның мөһимлеген ассызыклады:

«Без Россия белән Кыргызстанның дустанә мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән партнерлыкны киңәйтү мөмкинлеген югары бәялибез».

Узган елның нәтиҗәләре нигезендә Татарстан белән Кыргызстан арасында товар әйләнеше 138 миллион доллар тәшкил иткән. Соңгы елларда товар әйләнеше өч тапкырдан күбрәккә арткан. Татарстанда берничә предприятие Кыргызстандагы партнерлар белән актив эшли.

«Без Татарстанның алдынгы компанияләренең Кыргызстандагы эшчәнлеген киңәйтү белән кызыксынабыз», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Аерым алганда, сүз нефть химиясе продукциясе, автомобиль шиналары, көнкүреш химиясе товарлары, компрессор, суыткыч җиһазлары белән тәэмин итүне арттыру турында бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot