news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Без республикабызда барлык халыкларның традицияләрен хөрмәт итәбез

Миңнеханов: Без республикабызда барлык халыкларның традицияләрен хөрмәт итәбез
Фото: ТР Рәисенең Телеграм-каналы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкына бүген Кукмара районында узучы «Семык» мари мәдәнияте бәйрәме турында искәртте. Республика җитәкчесе мари халкының традицияләре белән якыннан танышырга чакырды. Ул бу хакта Телеграм-каналында язды.

«Кукмара районында бүген «Семык» республика мари мәдәнияте бәйрәме уза! Без республикабызда барлык халыкларның традицияләрен хөрмәт итәбез. Бу вакыйга – Татарстаннан читкә чыкмыйча гына күршеләребезнең мәдәнияте белән танышу өчен бик яхшы мөмкинлек дип саныйм! Һава торышы яхшы, әле өлгерергә була!» - диде республика лидеры.

«Семык пайрем дене саламлем!» - дип котлады Рөстәм Миңнеханов мари телендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot