news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Без махсус операциядән кайткан хәрбиләргә ярдәм итәргә һәрвакыт әзер

Махсус хәрби операциядә катнашучылар хәрби хәрәкәтләр зонасыннан кайткач, аларны реабилитацияләү мәсьәләләре Татарстан җитәкчелегенең җаваплылыгында. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 ел йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.

«Җиңүдән соң сугышчыларның алдагы язмышы өчен без җаваплы булачагыбызны яхшы аңлыйбыз. Без моңа әзерләнәбез», – дип белдерде Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда 3 меңнән артык махсус хәрби операция ветеранының 7-8 проценты кабат контракт төзегән, 400дән артыгы әлегә дәвалана, ә 2 меңнән артыгы инде эшкә урнашкан.

«Бу теманы без көн саен шәхси контрольдә тотабыз. Әлеге процессларга һәр муниципалитет җәлеп ителгән. Безгә, беренче чиратта, ветераннарны эшкә урнаштырырга кирәк. Без ярдәм итәргә һәрвакыт әзер. Психологик ярдәм үзәкләре һәм реабилитация чаралары булдыру мөһим. Мәсьәләләр күп, чөнки кайтучыларның һәрберсе төрле язмышлы», – дип аңлатты Татарстан Рәисе.

«Барысы да үзебездән торачак. Хәзерге вакытта хокук саклау системасында, аеруча Росгвардиядә һәм Эчке эшләр министрлыгында кадрлар җитмәве сизелә. Бу мәсьәләләрне җентекләп карарга кирәк. Әгәр без аларны шунда эшкә урнаштыра алсак, бу бик яхшы булыр иде», – дип ассызыклады Миңнеханов.

Татарстан Рәисе республикада элеккеге сугышчыларны эшкә урнаштыру мәсьәләсенә игътибарсыз караган бердәнбер предприятиене дә белмәвен искәртте.

«Бу – безнең көндәлек уртак эшебез. Алар бит сугыш аша үткән кешеләр. Алар бик тәҗрибәле халык, һәм, әлбәттә, алар белән бик сак, дөрес мөгамәләдә булырга кирәк», – диде ул.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов ветераннар арасында муниципаль, җирлек һәм республика хакимият органнарында файдалы була алырлык сәләтле лидерларның күп булуын билгеләп үтте.

«Без үз егетләребезне, сугышчыларыбызны федераль дәрәҗәгә дә чыгарачакбыз. Мәйданда флаг тотып торганда барысы да герой, ә менә кулына автомат алып дошманга каршы чыгу – һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел», – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot