news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «Без, кайда яшәүләренә карамастан, Татарстаннан чыгучыларга рәхмәтле»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башкала администрациясе башлыгы урынбасары Александр Горбенко белән бүген кич Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәрен ябу галаконцертында катнашты. Үзенең чыгышында ул татар мәдәниятенә игътибар һәм кызыксыну белән караучыларга рәхмәт белдерде.

«Без Татарстаннан чыккан һәркемгә, аның тарафдарларына һәм җанатарларына чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Безнең республика өчен җан атучыларның, кайда эшләүләренә карамастан, барысына да рәхмәт», - диде Миңнеханов.

Аның сүзләренчә, Татарстан Республикасы көне алдыннан барлык татар җәмәгатьчелеге өчен ел саен Халыкара музыка йорты залында җыелу - зур хөрмәт һәм горурлык. 

Фото: © Дарья Сәйфиева / «Татар-информ»

 

Мәскәүлеләр татар сәнгать эшлеклеләренең үзенчәлекле иҗатын яраталар һәм бәялиләр, дип искә төшерде Горбенко.

Миңнеханов Мәскәү мэры Сергей Собянинга һәм бөтен башкала администрациясенә игътибарлы мөнәсәбәт һәм татарлар өчен әһәмиятле чараларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Искәртик, быел башкалада 21-25 августта узган Татарстан Мәдәният көннәре кысаларындагы галаконцерт Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100