news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Берләшкән милләтләр оешмасы конференциясендә катнашты

Миңнеханов Берләшкән милләтләр оешмасы конференциясендә катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән милләтләр оешмасының диңгезгә чыгу юлы булмаган дәүләтләрнең үсеш мәсьәләләренә багышланган өченче конференциядә катнаша. Форум шушы көннәрдә Төрекмәнстанда «Аваза» милли туристик зонасында уза. Бу хакта республика Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан лидеры Россия Федерациясе делегациясе составына кергән, аны Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев җитәкли.

Миңнеханов төрекмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстанның Халк Маслахаты рәисе Гурбангулы Гурбангулы Бердымөхәммәдовның һәм БМО генераль сәркатибе Антониу Гутерришның конференциянең мәртәбәле кунаклары белән очрашуында, шулай ук форум ачылышы уңаеннан пленар утырышта катнашты.

Чарада катнашучылар белән аралашу вакытында Рөстәм Миңнеханов форумның әһәмиятен әйтте. Заманның җитди проблемалары белән очрашкан үсеп килә торган дәүләтләр өчен конференция аеруча әһәмиятле диде ул.

Рәис фикеренчә, йомгаклау декларациясендә изоляцияне җиңүгә, тотрыклы үсешне тәэмин итүгә һәм мондый илләрдә миллионлаган кешенең потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән уртак карарлар эзләү мөһимлеге чагылыш табарга тиеш.

Миңнеханов Россия, шул исәптән, Татарстан Республикасы да, халыкара хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә, дип ышандырды. Аның сүзләренчә, Россия икътисади тотрыклылыкны һәм үсешне көчәйтүгә юнәлдерелгән инициативаларны хуплый.

news_right_1
news_right_2
news_bot