news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре - Татарстанның иң ышанычлы партнерларының берсе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең икътисад министры урынбасары Абдулла Аль Салех белән очрашты. Ул Казанга Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова сөйләде.

«Бу чарада катнашу минем өчен зур дәрәҗә. Чакыру өчен рәхмәт. Әмирлектә безнең барлык җитәкчеләребез Сезне бик ярата. Кызганычка, безнең министрлар матәм аркасында килә алмады. Алар сезгә сәлам җибәрде», - диде кунак.

Республика җитәкчесе Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты, бу зур югалту, диде.

«Аллаһы Тәгалә яңа җитәкчегә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен киләчәктә үстерү өчен көч бирсен», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре — Татарстанның иң ышанычлы партнерларының берсе, шулай ук ул киләчәктә дә эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләр ныгыячагына ышаныч белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100