news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Гарәп Әмирлекләре Президенты вафат булу сәбәпле, Рөстәм Миңнеханов кайгы уртаклашты

Бүген Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты шәех Хәлифә бән Зәид Әл Нахайян вафат булу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Вице-президенты, Премьер-министры, Дубай әмирлеге әмире шәех Мөхаммәд бән Рәшид Әл-Мактумга кайгы уртаклашу телеграммасы җибәрде. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Илнең социаль-икътисади үсеше өчен күп көч куйган күренекле дәүләт эшлеклесе вафат булды.Мин Берләшкән Гарәп Әмирлекләре халкының кайгысын ихлас күңелдән уртаклашам, шушы авыр югалту сәбәпле, гаиләсенә һәм якыннарына кайгы-хәсрәтләрен уртаклашу сүзләрен җиткерәм», диелә Татарстан Республикасы Президенты, «Россия –  ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграммасында.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Абу-Даби Әмирлегенең варисы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Кораллы көчләре баш командующие урынбасары шәех Мөхәммәт бән Зәид Әл Нахаянга кайгы уртаклашу телеграммасын юллаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot