news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бизнесын киләсе елда узачак «KazanForum»га чакырды

Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бизнесын киләсе елда узачак «KazanForum»га чакырды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дубай палаталары президенты һәм генераль директоры Мөхәммәт Али Рашед Лута белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Яклар Татарстан һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре арасында эшлекле элемтәләрне үстерү турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә үз продукциясен китерүне киңәйтергә әзер. Сүз, аерым алганда, техника, транспорт чаралары, нефть химиясе продукциясе һәм башка товарлар турында бара. Аның сүзләренчә, республикада проектларның шактый өлеше чит ил партнерлары белән бергә гамәлгә ашырыла.

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы Ислам дөньясы белән икътисади һәм мәдәни элемтәләрне ныгыту өчен ел саен үткәрелә торган федераль стратегик мәйданчык булып тора. Сезне һәм Әмирлек бизнесын киләсе елда әлеге чарага чакырабыз», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Мөхәммәт Али Рашед Лута, үз чиратында, Татарстан Рәисе белән очрашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

«Без сезнең Берләшкән Гарәп Әмирлекләре җитәкчелеге белән якын мөнәсәбәтләрдә булуыгызны беләбез. Шул исәптән KazanForum турында бик күп уңай бәяләмәләр ишеттек», - дип билгеләп үтте Дубай палаталары президенты һәм генераль директоры.

Дубай палаталары Әмирлектә бизнеска ярдәм итүдә төп институтларның берсе булып тора һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең иң борынгы эшлекле берләшмәләреннән санала.

news_right_1
news_right_2
news_bot