news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» утырышында Леонов белән Волынецны шелтәләде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» координацион советы утырышында Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов һәм Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынецны телефонда утырган өчен шелтәләде.

«Володя (Владимир Леонов – Т.-и. иск.), мәсәлән, кулында телефонын әйләндереп утырды, сезгә кызык түгел, димәк, сез безнең юлдаш түгел. Волынец та шулай ук. Телефоннарыгызда утырасыз. Без монда тәҗрибә уртаклашырга килдек. Коллегаларым бу юнәлешне бәяләп бетермәве бик кызганыч. Бу факультатив эш түгел, бу безнең төп эшчәнлегебез, безнең киләчәгебез», – дип белдерде трибунадан Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, «Беренчеләр хәрәкәте» республика министрлыклары һәм ведомстволары ярдәменә таянып эшләргә һәм һәрьяклап ярдәм алырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot