news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Беренче кварталда кайбер предприятиеләр табышка салым буенча түләүне киметте

Беренче квартал Татарстан бюджеты өчен азмы-күпме уңай булды – барлык йөкләмәләр дә үтәлде, әмма бюджет үтәлеше нәтиҗәләре тынычлану өчен сәбәп түгел. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың финанс, казначылык һәм салым органнары утырышын шундый сүзләр белән башлап җибәрде.

«Без инде икенче кварталның бераз кайтышрак булуын күрәбез. Төп бурычлар – керемнәрнең уңай динамикасын саклау һәм планда билгеләнгән күрсәткечләрне үтәү. Без бюджетның баланслылыгын, беренче чираттагы һәм социаль әһәмияткә ия йөкләмәләрнең тулысынча үтәлүен тәэмин итәргә әзер булырга тиеш», - дип белдерде Миңнеханов.

Ул табышка салым буенча керемнәр мәсьәләсен даими игътибар үзәгендә тотарга кирәклеген әйтте. «Кайбер предприятиеләр беренче кварталда түләүләрне 7 миллиард сумга киметте. Бу бик яхшы сан түгел», - дип искәртте Татарстан Рәисе.

Ул тармак министрлыкларына атна саен кураторлык итә торган предприятиеләр белән баланс комиссияләре уздырырга, шулай ук бу эшне салым органнары һәм башка министрлыклар белән координацияләргә кушты.

«Предприятиеләрнең уңай эшчәнлеге һәм производстволарны алга таба үстерү өчен шартлар тудырырга кирәк. Икътисад – муллык һәм иминлек нигезе», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Ул искәрткәнчә, 2025 елда Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән яңа илкүләм проектларны гамәлгә ашыру эше башланды. Быел аларны гамәлгә ашыруга 44,6 миллиард сум акча билгеләнгән, шуның 24,7 миллиарды – федераль бюджеттан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100