news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Бердымөхәммәдов белән Казанда узачак форумнар турында сөйләште

Миңнеханов Бердымөхәммәдов белән Казанда узачак форумнар турында сөйләште
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан Халык Мәсләхәте Рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, республика җитәкчесе Ашхабадка Төрекмән аты көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашу өчен барды. Ул милли лидерны бәйрәм белән шәхсән үзе һәм «Россия — Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме исеменнән котлады һәм Татарстан белән хезмәттәшлеккә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Шулай ук Миңнеханов һәм Бердымөхәммәдов Казанда булачак форумнар турында фикер алышты. Аерым алганда, ТР Рәисе Төрекмәнстан делегациясен Kazanforumда катнашырга чакырды.

Элегрәк Татарстан җитәкчесе Төрекмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашу үткәргән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100