Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Бердәм Россия» югары советы бюросы утырышында катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов видео-конференц-элемтә аша «Бердәм Россия» партиясе югары советы бюросы утырышында катнашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырышта катнашучылар берничә мәсьәлә турында фикер алышты. Аерым алганда, сүз 2026 елның 18-20 сентябрендә IX чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлауга әзерлек турында барды.
«Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге 45 җирле һәм 2011 беренчел бүлекне үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз