Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов: Бер һәм ике дәрәҗәле җирле үзидарә системалары Россиядә нәтиҗәле эшли
Бер дәрәҗәле дә, ике дәрәҗәле дә җирле үзидарә системалары нәтиҗәле эшли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар советының 78нче утырышында белдерде.
«Июнь аенда җирле үзидарәне бердәм хакимият системасында оештыруның гомуми принциплары турындагы федераль закон үз көченә керде. Татарстан һәм РФнең башка субъектлары бу проектта актив катнаштылар. Без Россия Президенты Владимир Путинга ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасын да саклап калган өчен рәхмәтлебез», – диде республика җитәкчесе.
Россиянең берничә төбәге, шул исәптән Идел буе федераль округы да, ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасын саклап калды, кайберәүләр бер дәрәҗәле системага күчте, дип билгеләп үтте Миңнеханов.
ТР Рәисенең сүзләре буенча, Татарстанда ике дәрәҗәле җирле үзидарә системасы төзелгән. «Әгәр безгә икенче дәрәҗәгә күчәргә кирәк булса да, торак пунктлар дәрәҗәсен калдырырга, ә районнарны, шәһәрләрне субъект дәрәҗәсенә күчерергә кирәк. Ләкин Россиядә гомумән алганда бу система бик яхшы эшли», – дип ассызыклады ул.
Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең җирле депутатларга таянуын әйтеп узды. Республикада барлыгы 7,5 мең муниципаль депутат эшли.
Шул ук вакытта ТР Рәисе, бер дәрәҗәле җирле үзидарә системасына күчкән төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнү файдалы булыр, дип ышана. «Минемчә, ике-өч ел үтәр, анализ ясап булыр», – дип сүзен төгәлләде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз