news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Белоруссия - Татарстанның алдынгы сәүдә партнерларының берсе

Миңнеханов: Белоруссия - Татарстанның алдынгы сәүдә партнерларының берсе
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрби-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Белоруссия хөкүмәтара комиссиясе рәистәшләре Дмитрий Шугаев һәм Дмитрий Пантус белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика Белоруссия һәм аның регионнары белән элемтәләрне үстерүгә аерым әһәмият бирә. Аның сүзләренчә, багланышлар парламентара элемтәләрне, министрлыклар, муниципалитетлар, сәүдә-сәнәгать палаталары һәм фәннәр академияләре арасында хезмәттәшлекне колачлый.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Уртак эшне координацияләү белән эшче төркем шөгыльләнә. Моннан тыш, Минскида Татарстан вәкиллеге, ә Казанда Белоруссиянең Генераль консуллыгы эшли. Казан белән Минск арасында шулай ук туры авиаэлемтә җайга салынган.

«Белоруссия Республикасы – безнең әйдәп баручы сәүдә партнерларыбызның берсе. Узган ел товар әйләнеше 718 млн доллар тәшкил иткән. Без Белоруссия предприятиеләре белән уңышлы хезмәттәшлек итәбез. Әгәр агросәнәгать комплексын алсак – бездәге техниканың 60 проценты Белоруссиядә җитештерелгән. Татарстанның куәтле сәнәгать һәм фәнни-техник потенциалы бар. Без предприятиеләребез кооперациясен тирәнәйтү өчен ачык», - диде республика лидеры.

Татарстан Рәисе шулай ук мәдәният, фән, мәгариф һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү перспективаларын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot