news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Белоруссия Премьерына предприятиеләр кооперациясен көчәйтергә тәкъдим итте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белоруссиягә эш сәфәре барышында Минскида Беларусь Республикасы Премьер-министры Александр Турчин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең республика союздаш Россия-Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь Республикасы һәм аның регионнары белән мөнәсәбәтләрне үстерүгә өстенлекле әһәмият бирә», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов әңгәмә барышында.

ТР Рәисе Брест өлкәсе предприятиеләреннән алган тәэсирләре белән уртаклашты һәм төбәкләр дәрәҗәсендә мондый сәфәрләр икътисади һәм сәнәгать потенциалын ачыграк күрергә һәм хезмәттәшлек юнәлешләрен билгеләргә мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте.

«Без тармакларның иң киң спектры буенча хезмәттәшлек итәбез, шул исәптән нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, урман хуҗалыгы, транспорт һәм башкалар. Белоруссия партнерларыбыз арасында Минск трактор заводы аерым урын алып тора. Татарстандагы авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше әлеге предприятиедә җитештерелә», - диде ул.

Шул ук вакытта, Татарстан Республикасы Рәисе сүзләренчә, сәүдә-икътисади, инновацион һәм инвестицион өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү өчен шактый потенциал бар.

«Халыкара шартлар катлаулы булган чорда предприятиеләребенең кооперациясен көчәйтергә, кече һәм урта бизнесны активрак эшкә җигәргә һәм сәүдә-сәнәгать палаталары мөмкинлекләрен, шулай ук предприятиеләр, МИЗ һәм индустриаль парклар ассоциацияләрен киңрәк файдаланырга кирәк», – диде ул Белоруссия Премьер-министрына.

news_right_1
news_right_2
news_bot