Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов «Белем» җәмгыяте бүлекчәсенең Күзәтчелек советы рәисе итеп сайланды
«Белем» Россия җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлегенең Казанда узган гомуми җыелышында катнашучылар Күзәтчелек советы төзү турында Карар кабул итте. Аның рәисе итеп Татарстан рәисе Рөстәм Миңнехановны сайладылар. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күзәтчелек советы башлыгы урынбасарлары итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һәм ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев сайланды. Элегрәк, 31 октябрьдә, республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Белем» күзәтчелек Советын җитәкләргә әзер булуын раслады.
Җыелышта катнашучылар Күзәтчелек советының төбәк бүлекчәсе программаларын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр формалаштыруын һәм аның партнерлар белән хезмәттәшлеген үстерүен билгеләделәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз