Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Беларусь Республикасында ашлык эшкәртә торган уникаль комплекс белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскида эш сәфәре кысаларында Беларусь илкүләм биотехнологик корпорациясендә булды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Предприятие ашлыкны тирәнтен эшкәртү белән шөгыльләнә һәм элеккеге СССРның бөтен территориясендә уникаль агросәнәгать комплексы дип танылган.
Рөстәм Миңнехановка корпорациянең төп объектлары, шул исәптән ашлык кабул итү, чистарту, киптерү һәм саклау комплексы буенча экскурсия уздырдылар. Шулай ук ул барлык төр хайваннар өчен югары технологияле катнаш азык җитештерү заводларын да карады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз