news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Беларусь Президенты Администрациясе җитәкчесе һәм вице-премьеры белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Минскида Беларусь Президенты администрациясе җитәкчесе Дмитрий Крутой һәм республика премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты. Сөйләшүләр «Иннопром.Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия белән Беларусьнең союздаш мөнәсәбәтләре кысаларында Беларусь Татарстанның төп сәүдә-икътисади партнеры булып кала. Аның сүзләренчә, төбәкләр арасында шактый күп килешүләр төзелгән, ә башкалалар – Казан һәм Минск тугандаш шәһәр статусына ия.

Татарстан лидеры багланышларның төрле юнәлешләр буенча алып барылуын искәртте. Бу нефть химиясе, машина төзелеше, агросәнәгать комплексы, урман хуҗалыгы, югары технологияләр.

Беларусь партнерлары арасында Минск трактор заводы аерым урын алып тора -Татарстанның авыл хуҗалыгы техникасының шактый өлеше шушы предприятиедә җитештерелгән. Шулай ук «Татшина» һәм «Белшина» предприятиеләре дә актив хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, Татарстанда Беларусь автобуслары һәм троллейбуслары үзләрен яхшы яктан күрсәтте.

Без һәрвакыт хезмәттәшлеккә әзер һәм яңа эшлекле элемтәләргә һәм уртак проектларга шат булачакбыз, дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Искәртик, Татарстан Рәисе бүген «Иннопром-2025» чараларында катнашу өчен Минскига эш сәфәренә килде.

news_right_1
news_right_2
news_bot