news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Миңнеханов белән Вәлиев Татарстандагы «Бердәм Россия» проектлары турында фикер алышты

Миңнеханов белән Вәлиев Татарстандагы «Бердәм Россия» проектлары турында фикер алышты
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Думасы Комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Үзәк контроль комиссиясе рәисе урынбасары Эрнест Вәлиев белән очрашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар «Бердәм Россия»нең Татарстан төбәк бүлеге эшчәнлеге, шулай ук республикада партия проектларын гамәлгә ашыру белән бәйле кайбер мәсьәләләр турында фикер алышты.

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100