news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе губернаторы белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов белән очрашты. Алар Казан Кремлендә сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстан белән Киров өлкәсен уртак икътисади, гуманитар һәм мәдәни мәнфәгатьләр бәйли. Соңгы елларда төбәкләр арасында товар әйләнеше 6 млрд сумга җитте.

Татарстан Федерациянең күрше субъектына йөк автомобильләре, шиналар, нефть продуктлары, синтетик каучук, ашлама, пыяла һәм азык-төлек продуктлары китерә. Киров өлкәсеннән республикага урман материаллары, электр кабельләре, бетон эшләнмәләр, аяк киемнәре һәм махсус киемнәр алып киләләр.

«Татарстанның дистәләгән предприятиеләре Киров өлкәсе партнерлары белән җитештерү кооперациясен һәм сәүдә элемтәләрен үстерә», - диде Татарстан Президенты.

Алар сәүдә-икътисади, шулай ук гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алышты. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Александр Соколовка «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot