news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов белән Шәймиев Казандагы яңартылган «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды

Миңнеханов белән Шәймиев Казандагы яңартылган «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды. XVIII гасырның икенче яртысында төзелгән әлеге мәчет шәһәрдәге беренче таш мәчетләрнең берсе санала, дип искәрттеләр ТР җитәкчесе матбугат хезмәтендә.

Бинада күптән түгел реставрация эшләре төгәлләнде. Беренче этап кысаларында белгечләр гөмбәз һәм фасадлардагы ярыкларны томалады, манараны ныгытты, түбәне яңартты һәм инженер системаларын алыштырды. Аннары реставраторлар мәчет фасадларының барокко стилендәге тарихи кыяфәтен кайтарган. Бизәлеш, тәрәзәләр һәм металлдан ясалган декоратив-нәфис эшләнмәләр торгызылган.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнехановка яңартылган мәчет биналары, «Әл-Мәрҗани» тарихы һәм аның атаклы имамнарына багышланган музей буйлап экскурсия уздырдылар. Шулай ук мәчеткә йөрүче хатын-кызлар остаханә оештырган, биредә махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка челтәрләре һәм окоп шәмнәре ясыйлар.

Татарстан Рәисе һәм республика Дәүләт Киңәшчесен Казан мэры Илсур Метшин, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, ТР мөфтие Камил Сәмигуллин, «Әл-Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов озата йөрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100