Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов белән Метшин «Күн туп» футбол турнирының Казан этабы финалын ачты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшин Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионында «Кожаный мяч» («Күн туп») футбол турнирының финал этабын ачу тантанасында катнашты. Ярышлар өч яшь категориясендә үткәрелә: җиңү өчен 2008-2009, 2010-2011 һәм 2012-2013 елгы малайлар көрәшәчәк.
«Татарстанда спортны үстерүгә һәрвакыт аерым игътибар бирелә. Бу яшьләр – республикабызның киләчәге. Футбол бездә күтәрелештә – безнең «Рубин» Премьер-лигага кайтты. Барызга да уңышлар телим», – дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов.
Яшь спортчылар турнирда катнашып кына калмыйча, Казанның «Рубин» футболчылары белән дә очраша алды, алар арасында Дәрвишләр бистәсендә туган Эльмир Нәбиуллин да бар иде. Моннан тыш, барлык катнашучылар өчен конкурслар һәм интерактив программа оештырылды.
«Дәрвишләр бистәсе үзенең бай традицияләре, искиткеч тарихы, тырыш халкы белән дан тота. Бүген без «Кожаный мяч» турнирында катнашабыз. Шәһәр этабы гына да 4 мең яшь футболчыны җыйган, финалда безнең 60тан артык команда катнаша», – дип өстәде Казан мэры Илсур Метшин.
«Кожаный мяч» бөтенроссия турниры – Россиядә балалар- яшүсмерләрнең футбол ярышлары. Беренче турнир легендар совет капкачысы Лев Яшин тәкъдиме белән 1964 елда уздырылган һәм бары тик бер яшь төркемендә генә үткәрелгән. Бүгенге көндә бу ярышлар өч яшь төркемендә уза һәм илдә футбол буенча иң массакүләм ярыш булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз