news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов белән Мантуров «Олимп» яңа сәнәгать технопаркын ачты

Миңнеханов белән Мантуров «Олимп» яңа сәнәгать технопаркын ачты
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Олимп» яңа сәнәгать технопаркын ачты.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Олимп»ның резидентлары радиоэлектрон сәнәгать өлкәсендәге предприятиеләр булачак. Биредә «КамАЗ» гавәми акционерлык җәмгыяте Электроника һәм туклану элементлары үзәге ачылачак. Үзәк водород ягулыгы элементлары булган һәм электр белән хәрәкәткә китерелә торган йөк һәм пассажир транспорт чаралары өчен электрон компонентлар үрнәкләрен җитештерү һәм чыгаруда махсуслашачак. Федераль хакимиятләр, Татарстан Республикасы һәм КамАЗ яңа технопаркны төзү проектына 2 миллиард сумнан артык акча инвестицияләгән.

«Без бүген водородлы двигательләр яки тупланмалар үсешенә бәйле технологияләр буенча фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре нәтиҗәләре белән таныштык. Безнең илдә бу юнәлеш шактый актив үсә. Шул ук вакытта куллану өчен тармаклар бик киң. Бу автомобиль төзелеше генә түгел, елга суднолары төзелеше дә. Без, темпларны киметмичә, потенциалыбызны сакларга тиеш. Бу ведомствоара бурыч. Бүген коллегалар хәл итүне тәләп итүче мәсьәләләрне билгеләде. Бу юнәлеш белән актив шөгыльләнәчәкбез», - дип ассызыклады Мантуров.

«Олимп» КАМАЗ инициативасы һәм федераль хөкүмәт ярдәме белән кыска вакыт аралыгында төзелде, дип искәртте Миңнеханов.

Шулай ук Мантуров һәм Миңнеханов мәртәбәле кунаклар электрон китабында истәлеккә язу калдырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100