news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов белән Лебедев Татарстанда иминлекне тәэмин итү турында фикер алышты

Миңнеханов белән Лебедев Татарстанда иминлекне тәэмин итү турында фикер алышты
Фото: Татарстан Рәисе матбугат хезмәте

ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Илкүләм гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәте (Росгвардия) директоры урынбасары Сергей Лебедев Татарстанда хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү турында фикер алышты.

«Очрашуда катнашучылар республикада хокук тәртибен һәм иминлекне тәэмин итү, Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча идарәсе матди-техник базасын камилләштерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Шулай ук башка актуаль темалар да күтәрелде», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Очрашу ТР Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, РФ Илкүләм гвардиясе гаскәрләре федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Рөстәм Гомәров һәм башкалар катнашында узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot