news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов белән Додон Татарстан һәм Молдова арасындагы хезмәттәшлек хакында фикер алышты

Миңнеханов белән Додон Татарстан һәм Молдова арасындагы хезмәттәшлек хакында фикер алышты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Молдова социалистлар партиясе җитәкчесе, илнең элеккеге Президенты Игорь Додон белән очрашты. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әңгәмәдә яклар, агымдагы вазгыятьне исәпкә алып, потенциаль хезмәттәшлек мәсьәләләрен кузгатты.

Татарстан Рәисе 2018 елда республикага сәфәр кылуын, ТР һәм илнең бер төбәге – Гагаузия арасында элемтәләр урнаштырылуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов товар әйләнеше күләменең бик тыйнак булуына игътибар юнәлтте. Шулай да якларның аны киңәйтү өчен зур перспективалары булуын билгеләп үтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot