news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов белән Бердымөхәммәдов Татарстан-Төркмәнстан хезмәттәшлеге турында сөйләште

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстан башлыгы Сердар Бердымөхәммәдов белән очрашуда Татарстан-Төркмәнстан хезмәттәшлегенең, сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышты. Аерым алганда, алар машина төзелеше, нефть, газ химия, цифрлаштыру өлкәләрендә хезмәттәшлекне үстерергә килеште. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Без бик матур тугандаш илдә торабыз, чөнки татарлар һәм төрекмәннәр тарихи яктан һәрвакыт якын иде. Россия-Төрекмәнстан мөнәсәбәтләре стратегик партнерлык характерында. Безнең җитәкчеләр даими элемтәдә тора», - диде Миңнеханов. Кичә Россия Премьер-министры Михаил Мишустин катнашында узган Төрекмәнстан-Россия бизнес-форумының дәүләтләрнең тыгыз багланышларын раславын әйтте ул.

Очрашуда машина төзелеше, нефть, газ химия, цифрлаштыру һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне ныгытуга аерым игътибар бирелде. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бүген Татарстанда Төрекмәнстаннан 6212 студент укуын искәртте ул.

Спортта хезмәттәшлек бик мөһим, дип өстәде Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, шушы көннәрдә Казанда Ислам илләре һәм Татарстан Республикасы командалары арасында хоккей буенча беренче турнир узды. «Төрекмәнстан командасы бик лаеклы чыгыш ясады», - диде ТР Президенты.

Искәртик, Татарстан Президенты Төрекмәнстанга эшлекле сәфәре азагында Бердымөхәммәдов белән очрашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100