Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов белән Алиханов «Алабуга»да Aurus һәм «Соллерс» производстволарын карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунаклар махсус икътисади зона белән танышуны «Соллерс Алабуга»дан башлады. Аларга «Соллерс» ГАҖ директорлар советы рәисе Адиль Ширинов эшләп чыгарыла торган продукция һәм җитештерү хакында сөйләде.
ТР Рәисе белән сәнәгать һәм сәүдә министры эретеп ябыштыру, двигательләр җитештерү, буяу, шулай ук җыю цехларында булды, соңгысында аларга перспективалы модельләрне күрсәттеләр һәм локальләштерү планнарын тәкъдим иттеләр.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм Антон Алиханов AURUS мәйданчыгын, аның үсеш планнарын һәм производствосын бәяләде. Аннары кунакларга «Алабуга-Политех» җитештерү-белем бирү үзәген күрсәттеләр.
Аның эше турында махсус икътисади зона генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сөйләде. «Алабуга-Политех»та өйрәтелә торган белгечлекләр, шулай ук үзәкне тәмамлаучыларга тәкъдим ителә торган эшкә урнашу перспективалары игътибар үзәгендә булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз