news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Баулы районында бөртекле культураларны җыю барышы белән танышты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Баулы районында булды. Эш сәфәре вакытында ул Яңа Баулы авылы янындагы бодай кырында булды, механизаторлар, хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл башлыклары белән аралашты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Районда урып-җыю кампаниясе 33 процентка төгәлләнгән, дип билгеләп үтелә. Бүгенгә игенчеләр 7,5 мең гектар мәйданнан 21,7 мең тонна ашлык суктырган, уңдырышлылык бер гектардан 29 центнерны тәшкил итә. Көзге культураларны 5,8 мең гектар мәйданда чәчү планлаштырыла. 2025 елгы уңыш өчен бер гектарга 66 килограммнан артык күләмдә минераль ашлама тупланган.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров терлекчелектә уңай динамика күзәтелүен билгеләп үтте. Хәзерге вакытта хуҗалыкларда 9,7 мең мөгезле эре терлек, шул исәптән 2,4 мең сыер исәпләнә. Гыйнвардан июльгә кадәр 8,6 мең тонна сөт җитештерелгән (елына +7 процент). Министр сүзләренә караганда, район грант программаларында актив катнаша. Узган елда азык үзәге төзегәннәр. Җәббаров үсеш нокталарының берсе буларак шәхси ярдәмче хуҗалыкларны активрак үстерүне атады.

Миңнеханов Баулы халкына махсус хәрби операциялә катнашучыларга игътибар күрсәтүләре, гуманитар ярдәм формалаштырулары һәм махсус операция зонасына йөкләр илтүләре өчен рәхмәт белдерде. Өстенлекле юнәлеш буларак ул хәрбиләрнең гаиләләренә алга таба ярдәм күрсәтүне атады.

Урып-җыю эшләре кызган чак, әмма яңгырлар кыр эшләрен кыенлаштыра. Шуңа бәйле рәвештә, Миңнеханов һәр аяз көнне максималь дәрәҗәдә нәтиҗәле итеп файдаланырга чакырды.

Ул шулай ук республикада дәүләт программалары дәвам итәчәген билгеләп үтте. Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү буенча яңа юнәлеш турында да искәртте.

«Гомумән алганда, сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Тотрыклы район, бик яхшы бердәм команда. Юллар, су буенча сораулар бар. Бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез», - диде Миңнеханов.

Аннары Татарстан Рәисе Баулыдагы «Ласточка» балалар лагерендә булды. Анда күптән түгел 214 миллион сумлык капиталь ремонт тәмамланган. Эшләр «Балаларга – җәй» программасы кысаларында башкарылган. Лагерь ел әйләнәсе эшли. 1,3 гектар территориядә ике торак корпус, медицина пункты, территориягә кертү пункты һәм ашханә урнашкан. Биредә бер сменада 90 бала ял итә. Миңнеханов ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Ринат Садыйков белән бергә уен мәйданчыкларын карады, торак корпуста һәм ашханәдә булды, шулай ук балалар белән аралашты.

Татарстанда 2019 елдан Миңнеханов ярдәме белән «Балаларга – җәй» балалар һәм яшьләр өчен ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы гамәлгә ашырыла. Бу вакыт дәвамында 7 миллиард сумга якын суммага 43 балалар лагере төзекләндерелгән һәм төзелгән. 2025 елда «Балаларга – җәй» программасына 1,3 миллиард сумлык 19 объект кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot