news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов башлангычыннан Путин йөкләмәсенә кадәр: «Гаилә ипотекасы» ничек үзгәрә?

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның «Гаилә ипотека»сын киңәйтү турындагы тәкъдимен хуплады. Хәзер программага 14 яшькә кадәр балалары булган гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре керә алачак.

Миңнеханов башлангычыннан Путин йөкләмәсенә кадәр: «Гаилә ипотекасы» ничек үзгәрә?
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Бу карар россиялеләрнең торак шартларына һәм тулаем күчемсез милек базарына да җитди йогынты ясый алачак. Тулырак – «Татар-информ» материалында.

Миңнеханов гаиләләр өчен ташламалы ипотеканы киңәйтү идеясе белән чыкты

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның 14 яшькә кадәр балалары булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ташламалы ипотеканы киңәйтү турындагы тәкъдимен хуплады. Дәүләт Советы Президиумының 15нче апрельдә узган «Тормыш өчен инфраструктураны үстерү турында» утырышы нәтиҗәләре буенча, Илбашының ташламалы ипотекага кагылышлы йөкләмәсе Кремль сайтында басылып чыккан. Ул вакытта Татарстан Рәисе, Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссия башлыгы буларак, берничә инициатива белән чыккан булган, алар Путин тарафыннан хуплау тапкан.

Фото: © kremlin.ru

Апрель утырышында Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасын киңәйтүне тәкъдим иткән: Россиядә күбрәк гаиләләр торак шартларын яхшырта алсын өчен, дәүләт программасының кайбер шартларын үзгәртергә.

«Гаилә ипотекасын балаларына 14 яшь тулмаган гаиләләр өчен һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар гаиләләре өчен дә кертергә», – дигән булган республика җитәкчесе ул көнне.

Гаилә ипотекасы буенча хәзерге шартлар

«Гаилә ипотекасы» программасы еллык 6 процент ставка белән 2030 елга кадәр гамәлдә. Бу ипотеканы яңа йортта фатир сатып алуга яки шәхси торак йорт төзелешенә кулланырга була. Әлеге шартлар бер баласына булса да 6 яшь тулмаган, 17 яшькә кадәр инвалид бала үстерүче, балигъ булмаган ике баласы булган гаиләләргә туры килә.

Ташламалы ипотека буенча беренчел взнос торак бәясенең 20 процентына кадәр. Иң зур сумма – Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Санкт-Петербургта, Ленинград өлкәсендә 12 млн сум, калган төбәкләрдә – 6 млн сум. Әгәр торак кыйбатрак икән, калган суммага башка ипотеканы рәсмиләштереп була: базар ставкасыннан яки аерым бер төбәклрәдә гамәлдә булган программалар шартлары буенча.

2025 елның 1нче апреленнән гаилә ипотекасын икенчел базардан торак сатып алуга да рәсмиләштереп була. Еллык 6 процент ставка белән ташламалы кредитка бер баласына булса да 6 яшь тулмаган гаиләләр дәгъва итә ала. 20 елдан да элегрәк төзелмәгән күп фатирлы йорттан фатир сатып алырга мөмкин, тик аның аварияле хәлдә булмавы шарт.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Моны эшләргә кирәк. Тулысынча килешәм»

Мондый шартлар барлык төбәкләргә дә туры килми. Рөстәм Миңнеханов һәр төбәк өчен гаилә ипотекасы буенча аерым суммалар лимитын кертүне тәкъдим итте. Моны квадрат метр торакның уртача бәясен һәм ташламалы кредит алырга ниятләгән гаилә әгъзалары санын исәпкә алып эшләргә кирәк. Комиссиягә үз тәкъдимнәрен керткән 38 төбәк моңа ризалык белдергән.

Эш шунда ки, Татарстан Рәисе сүзләренчә, төбәкләрдә 6 млн сум күләмендәге гаилә ипотекасы суммасы сатып алучыларда аеруча популяр ике бүлмәле фатир бәясенең яртысын гына каплый. Калган өлешен гаилә базар ипотекасы буенча түли дигән сүз.

Нәтиҗәдә, мондый фатир сатып алу өчен, гаиләнең айлык кереме 320 мең сум булырга тиеш, ә бу исә, Татарстанда уртача хезмәт хакыннан биш тапкыр күбрәк.

«Рөстәм Нургалиевич, мондый эчтәлекле доклад өчен рәхмәт. Барлык сорауларны җентекләп караганыгыз сизелеп тора. Болар буенча, һичшиксез, эшләргә кирәк. Тулысынча килешәм. Бу мәсьәләгә бик җитди карашта булуыгызга рәхмәт», – дигән Путин Рөстәм Миңнеханов чыгышына карата җавабында.

Путин гаилә ипотекасы лимитларын яңадан карау турында фәрман биргән

Утырыштан соң бер айлап вакыт узгач, 23нче май көнне, РФ Президенты йөкләмәләре басылып чыккан.

«Балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека программасы кысаларында, 14 яшькә кадәр балалары булган, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре өчен ташламалы кредит турында тәкъдимнәр кертергә», – диелә документта.

Күрсәтмәләр исемлегендә тагын бер йөкләмә бар: ташламалы ипотека лимитын гаилә әгъзалары санына карап арттырырга мөмкиннәр.

Әлеге йөкләмәләр Хөкүмәткә һәм РФ Дәүләт Советының «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча комиссиясенә бирелгән, алар үз тәкъдимнәрен 15нче апрельгә кадәр әзерләп кертергә тиеш.

Җаваплылар итеп РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләнгән.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Күчемсез милек базарын урыннан кузгатырга»

КФУ профессоры Игорь Кох фикеренчә, ташламалы ипотека программасын киңәйтү гражданнарның ташламалы категорияләренә һәм төзүчеләргә ярдәм йөзеннән дип аңларга кирәк.

«Инициатива ничек тә күчемсез милек базарын урыннан кузгатуга, төзүчеләргә ярдәм итүгә һәм халыкка торак сатып алу өчен шартларны уңайлырак итүгә юнәлдерелгән», – диде Кох. Ул хәзерге вакытта Россиядә торак сатып алырга теләүчеләр кисәк кимегәнен искәртте. Бу узган ел уртасыннан ташламалы программалар туктатылып, ставкалар югары булуы белән бәйле, дип аңлатты.

«Социаль юнәлешләр һәм демографияне истән чыгарырга ярамый»

Финанс аналитиклары һәм риск-менеджерлар гильдиясенең күзәтчелек советы әгъзасы Александр Разуваев Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның инициативасына карата фикерен әйтте. «Социаль юнәлешләр һәм демографияне истән чыгарырга ярамый. Миңнеханов тәкъдиме һәм аның инициативасын Путин хуплавы – дәүләтнең социаль юнәлеш буенча табигый реакциясе, дөрес гамәлләр», – дип уртаклашты. Аның фикеренчә, мондый карарның нәтиҗәлелеге югары булып, программага ихтыяҗ зур булачак.

Фото: © «Татар-информ»

«Бу бик яхшы яңалык»

ТР Риэлторлар гильдиясе вице-президент Руслан Садриев фикеренчә, әгәр гаилә ипотекасы 14 яше тулмаган балалы гаиләләргә дип кертелсә, күчемсез милек базары өчен зур өстенлек булачак, чөнки күбрәк кеше яңа фатир сатып ала алачак. «Мин моны яхшы яңалык дип саныйм, Россия Президентының Миңнеханов башлангычын хуплавы сөендерә», – диде.

Руслан Садриев әйтүенчә, ташламалы ипотека программасында үзгәрешләр хәзерге шартларга туры килмәгән гаиләләрне аеруча шатландырачак. Аның фикеренчә, Үзәк банк ставкасы кимегән очракта да, Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән үзгәрешләр белән яңа программага ихтыяҗ барыбер зур булачак. «Ипотека ставкасы тарихына күз салсак та, стандарт ипотека буенча иң түбән ставка 9 процент иде. Ягъни, гаилә ипотекасы буенча 6 процент барыбер стандарт ипотекадан отышлырак булачак», – диде Садриев.

Динара Прокопьева, tatar-inform.ru

news_right_1
news_right_2
news_bot