Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Башкортстан театры артистына “Татарстанның атказанган артисты” исемен бирде
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Уфа дәүләт татар театры «Нур» актрисасы Гөлназ Мөхәммәдиевага Татарстанның атказанган артисты исемен бирде. Тиешле указ ТР җитәкчесе сайтында басылды.
Моннан тыш, Татарстанның иҗади сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү буенча «Созвездие-Йолдызлык» үзәге артисты Владимир Шнитко да әлеге исемгә лаек булды.
Документтан күренгәнчә, Мөхәммәдиева – театр, ә Шнитко музыка сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен әлеге мәртәбәле исемгә лаек була.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз