news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов банк җитәкчеләрен кече һәм урта бизнеска кредитны активрак бирергә чакырды

Миңнеханов банк җитәкчеләрен кече һәм урта бизнеска кредитны активрак бирергә чакырды
Салават Камалетдинов

Татарстан банклары һәм республикада эшли торган федераль банкларның филиаллары кече һәм урта бизнес предприятиеләренә кредитны активрак бирергә тиеш, чөнки алар санкцияләр шартларында көчсезрәк һәм күпсанлы гражданнарны эш белән тәэмин итә. Бу фикерне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда «Россия банклары — XXI гасыр» Халыкара банк форумында әйтте.

«Банк секторы яңа шартларда икътисад үсешенә ярдәм итә. Беренчедән, бу өстенлекле секторларга, шулай ук кече һәм урта бизнеска кредит бирү. Хәзерге вакытта бизнеска бирелгән кредитлар күләмендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең өлеше 37 процент тәшкил итә. Бу сан югарырак булырга тиеш, чөнки кече һәм урта бизнес вазгыять үзгәрешләренә сыгылмалы җавап бирә, күп кенә гражданнарны эш белән тәэмин итә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бу уңайдан эшмәкәрләр белән тыгыз эшләүче, аларның проблемаларын һәм ихтыяҗларын белә торган төбәк банкларының роле артырга тиеш», - дип өстәде ул.

Татарстан Президенты республика предприятиеләренә һәм халкына бирелгән кредитлар портфеле 1,4 трлн сумга җитүен әйтте.

«Шул исәптән 380 млрд сумнан артыгы — торак сатып алырга һәм төзелеш тармагына ярдәм итәргә мөмкинлек биргән ипотека кредитлары, 60 млрд сумнан артыгы - агросәнәгать комплексы кредитлары. Бүген Татарстан - төп азык-төлек продуктлары белән үз-үзен тәэмин итә торган төбәк. 250 млрд сумнан артыгы — эшкәртү производствосына кредитлар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100