Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Бангладеш белән ике яклы хезмәттәшлекнең юл картасын булдырырга тәкъдим итте
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Бангладешның Россиядәге гадәттән тыш һәм тулы вәкаләтле илчесе Мд Назрул Ислам белән очрашты. Очрашу барышында яклар республика белән Көньяк Азия иле арасындагы мөнәсәбәтләрне һәм хезмәттәшлекне үстерү перспективалары турында фикер алышты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2026 елда Россия белән Бангладеш арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырылуга 55 ел тула. Бу вакыт дәвамында яклар үзара ышанычны ныгытты һәм хезмәттәшлекнең яңа дәрәҗәсенә чыкты.
2024 елның октябрендә Бангладеш тышкы эшләр министрының беренче урынбасары Казанда узган БРИКС саммитында катнашты, дип искәртте Миңнеханов.
Татарстан Рәисе ассызыклаганча, Бангладеш белән республика арасындагы сәүдә элемтәләре җитәрлек дәрәҗәдә үстерелмәгән, әмма үсеш өчен зур потенциал бар. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан продукциясенең аерым төрләре инде илдә билгеле. Элегрәк Бангладешка КАМАЗ автомобильләре һәм Казан вертолет заводы җитештергән вертолетлар китерелә иде. Шулай ук КЭР-Холдинг төрле проектларда катнашты.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Рөстәм Миңнеханов республика машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы һәм башка продукция белән тәэмин итүне киңәйтергә, шулай ук туризм, мәдәният, мәгариф һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерергә әзер, дип ассызыклады.
Татарстан Рәисе Бангладеш делегациясен майда узачак «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашырга чакырды.
Бангладешның Россиядәге илчесе Татарстан ягына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Татарстанның төрле өлкәләрдәге казанышлары таң калдырды, дип билгеләп үтте ул. Ул республика ярдәме белән ике яклы элемтәләрне ныгытуга өмет белдерде. Хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр бик күп, дип ассызыклады илче.
Рөстәм Миңнеханов сәүдә-икътисади һәм гуманитар элемтәләрне үстерү өчен перспектив юнәлешләрне билгеләргә һәм уртак эшләрнең юл картасын булдырырга тәкъдим итте.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз