Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Балык Бистәсенең Анатыш авылында яңа күпфункцияле үзәк ачуда катнашты
Балык Бистәсе районының Анатыш авылында яңа күпфункцияле үзәк ачылды. Үзәк 100 кешегә исәпләнгән. Бинада авыл мәдәният йорты, китапханә, Анатыш авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты урнашкан. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы
Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Рөстәм Миңнеханов күпфункцияле үзәкнең авыл җирлеге өчен мөһим социаль инфраструктура элементы булуын ассызыклады. Ул авылларда күпфункцияле үзәкләр төзү программасы 2011 елда башлап җибәрелүе турында искәртте. Бу вакыт дәвамында 359 яңа үзәк төзелгән һәм 375 авыл мәдәният йорты капиталь ремонтланган. Балык Бистәсе районында гына да 9 объект төзелгән, 7 үзәктә капиталь ремонт ясалган.
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз