news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Балтач районында кырларны һәм сөт комплексын карады

Миңнеханов Балтач районында кырларны һәм сөт комплексын карады
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың Балтач районында булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров белән вертолеттан муниципалитет кырларын карап чыкты, анда аңа чәчү эшләренең барышы турында сөйләделәр.

Килүгә үк хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм Балтач районы җирлекләре башлыклары белән очрашу булды. Марат Җәббаров муниципалитетның авыл хуҗалыгы тармагына югары бәя бирде.

Шул ук вакытта министр шәхси ярдәмче хуҗалыкларны арттыру буенча эшне активлаштырырга кирәклегенә игътибар итте. Ул сөт җыю буенча иң зур кооперативның нәкъ менә Балтач районында булуын искәртте.

Рөстәм Миңнеханов фермерларга яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде, район һәрвакытта да барлык юнәлешләр буенча лаеклы күрсәткечләр күрсәтә, дип ассызыклады. Ул җитәкчеләрдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган барлык чараларны да лаеклы уздыруларын сорады.

Болардан тыш, Татарстан Рәисе «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиесе» ҖЧҖенең 1600 савым сыерына исәпләнгән сөт комплексында булды. Биредә 185 кеше эшли. Узган ел йомгаклары буенча комплекс 17 116 тонна сөт һәм 787,2 тонна ит җитештергән.

news_right_1
news_right_2
news_bot