news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Баланы питбайкта юлга чыгарып җибәрү фаҗига белән тәмамланырга мөмкин

Бүген шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мототранспорт куллануга контрольне көчәйтергә кушты, бигрәк тә мәктәпләр, балалар бакчалары янында һәм йорт яны территорияләрендә.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, квадроцикллар һәм башка мототехника белән идарә итүне балаларга тапшыру зур куркыныч тудыра. Юл-транспорт һәлакәте очракларын анализлау күрсәткәнчә, мондый техниканың хуҗалары еш кына аны саклау кагыйдәләрен дә, куллану кагыйдәләрен дә тиешлечә контрольдә тотмый, бу нәтиҗәдә фаҗигаләргә китерә.

Хәтта велосипедта йөрү дә баланың төп иминлек кагыйдәләрен белүен таләп итә, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов ата-аналарга.

«Уйламыйча юлга чыгу фаҗига белән тәмамланырга мөмкин», – дип ассызыклады ул.

Миңнеханов мондый төр хәрәкәт итү чараларында имин йөрү өчен махсус мәйданчыклар булдырырга һәм балалар өчен өйрәтә торган дәресләр уздырырга тәкъдим итте.

Ул балаларга һәм ата-аналарга имин хәрәкәт итүнең төп кагыйдәләрен гади һәм аңлаешлы формада җиткерә торган масштаблы мәгълүмати кампания башлап җибәрергә кирәклеген билгеләп үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100