news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов Яңа ел бәйрәмнәре вакытында иминлекне тәэмин итәргә кушты

Якындагы көннәрдә Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында чыршы шәһәрчекләре эшли башлый. Бәйрәм чараларын оештыруга төп таләпләрнең берсе - иминлек һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү. Бу турыда Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов әйтте.

«Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Якын көннәрдә шәһәрләрдә һәм районнарда чыршы шәһәрчекләре эшли башлаячак. Бәйрәм чараларын оештыруга төп таләпләрнең берсе - иминлекне һәм җәмәгать тәртибен тәэмин итү», - диде ТР Рәисе.

Ул муниципаль берәмлекләр адресына тиешле чаралар регламенты җиткерелүен билгеләп үтте. Чыршы шәһәрчеге тирәсендә куркынычсызлык периметрын оештыру, чаралар үткәрү территориясендә шәхси сак предприятиеләре (ЧОП) көчләре тарафыннан саклау һәм үткәрү режимы аерым таләпләр булып тора.

«Бу ниндидер буш таләпләр түгел, ә стандарт таләпләр. Иминлек мәсьәләсе - территория җитәкчесенең шәхси җаваплылыгы. Алда торган Яңа ел чараларын без Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия һәм шәхси сак оешмалары белән берлектә үткәрәбез. Без бик катлаулы вакытта яшибез. Махсус хәрби операция бара. Төрле кешеләр бар. Бу мәсьәләнгә җитди карарга кирәк!» - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot