news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов бәйрәм тантанасында күренекле татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов күренекле татарстанлыларга Россия һәм Татарстан Дәүләт бүләкләрен, республика җитәкчесенең Рәхмәт хатларын тапшырды. Ватан Геройлары көненә багышланган кабул итү Казан Кремленең Туп сарае ишегалдында узды.

«Ватан алдындагы казанышлары өчен» IV дәрәҗә ордены белән Социалистик хезмәт Герое Илдус Мостюков, «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова бүләкләнде.

Шулай ук Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое Гөлсинә Җантимировага һәм Россия Герое Газинур Хәйруллинга Татарстан Рәисе Рәхмәт хатлары тапшырды.

Тантанадан соң кунаклар гомуми фотога төште һәм концерт программасын карады, дип хәбәр итә Татарстан Рәисе матбугат хезмәте.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

  • Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
news_right_1
news_right_2
news_bot