news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Бәһрәйн Корольлеге делегациясе белән сөйләшүләр үткәрде

Миңнеханов Бәһрәйн Корольлеге делегациясе белән сөйләшүләр үткәрде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Петербург халыкара икътисади форумы кырларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйн Корольлеге делегациясе белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бәһрәйнның финанс һәм милли икътисад министрына, шулай ук сәнәгать һәм сәүдә министрына мөрәҗәгать итеп, Миңнеханов, Россия Корольлеккә көнчыгыш регионда мөһим сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнер буларак карый, дип белдерде.

Республика рәисе Бәһрәйн белән хезмәттәшлек кысаларында алып барыла торган эшләр турында сөйләде.

«Узган ел «Айофи» Казанда дөньяда беренче вәкиллек офисын ачты», – диде Рөстәм Миңнеханов.

«Бәһрәйн – Якын Көнчыгышның финанс үзәкләренең берсе. Татарстан ислам банкингы һәм финанслау принципларын кертү буенча Россиядә сынау төбәге булып тора. Безнең предприятиеләр Бәһрәйндә эшләргә әзер», - дип ассызыклады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot