Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Бәһрәйн короле белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бәһрәйнгә эш сәфәре барышында әлеге илнең короле Хәмәд бән Иса Әл-Халифә белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Ислам банкингы һәм финанслары буенча 19нчы еллык конференциядә катнашу Татарстан делегациясе өчен бик файдалы, чөнки Республика Россия Федерациясендә бу юнәлеш буенча сынау төбәк булып тора.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Бәһрәйн җитәкчелегенә 22-24 октябрьдә Казанда узган БРИКС саммитында катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Корольлекне илнең тышкы эшләр министры Абдуллатиф бән Рәшид Әл-Заяни тәкъдим итте.
«Россия Федерациясе Бәһрәйн белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә. Мәскәү белән Манаманы халыкара һәм төбәк проблемалары киң даирәсе буенча охшаш позицияләре якын итә. Безнең ил корольлекне Якын Көнчыгыш төбәгендәге мөһим сәүдә-икътисади һәм инвестицион партнер итеп кабул итә», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча Бәһрәйн белән Татарстан арасында товар әйләнеше узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 100 процентка арткан һәм 465 мең америка доллары дәрәҗәсенә җиткән. Яклар китерү өчен продукция номенклатурасы шактый киң булу белән килеште.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз