Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Азәрбайҗан белән дуслыкны ныгыткан өчен «Достлуг» ордены белән бүләкләнде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Достлуг» («Дуслык») ордены белән бүләкләнде. Бүләкне аңа Азәрбайҗан Президенты Илһам Алиев тапшырды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Орден Азәрбайҗан белән башка дәүләт арасында мәдәни, дустанә һәм икътисади багланышларны үстерүдәге аерым казанышлар, халыклар арасында дуслыкны ныгытуга аерым өлеш керткән, илләр һәм төбәкләр арасында тотрыклылык һәм тынычлык урнаштырудагы югары казанышлар өчен бирелә. Аны чит ил гражданнарына да, азәрбайҗаннарга да тапшырырга мөмкин.
«Сез безнең элемтәләрне ныгыту өчен бик күп эшлисез. Татарстанның тугандаш халкына уңышлар һәм чәчәк ату телим», - диде Илһам Алиев.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Азәрбайҗан арасындагы дуслыкка Татарстанның беренче Президенты, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм азәрбайҗан халкының гомуммилли лидеры Гейдар Алиев арасындагы җылы мөнәсәбәтләр нигез салган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз