news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры урынбасары Степаненко белән очрашты

Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры урынбасары Степаненко белән очрашты
Фото: https://tatarstan.ru

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән очрашу үткәрде. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакны төзелеш темплары югары булуы тәэсирләндерде. «Барысы да бик тәэсирләндерә. Кайбер объектлар буенча эшләтеп җибәрү-көйләү эшләренә күчтек. Сезгә һәм бөтен командагызга зур рәхмәт», - дип белдерде Степаненко.

Моннан тыш, алар Татарстанның җинаять-башкарма системасы өлкәсендәге үзара багланышлар мәсьәләләре, шулай ук төрмәдән азат ителгәннән соң гражданнарны адаптацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда яңа изоляторны 2025 елның ноябренә төзеп бетерәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100