news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның 75 еллыгына багышланган чарада катнашты

Миңнеханов Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның 75 еллыгына багышланган чарада катнашты
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасының беренче Президенты, Россия Герое Әхмәт-Хаҗи Кадыйровның тууына 75 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Әхмәт-Хаҗи Кадыйров исеме тарихка батырлык, зирәклек һәм үз халкына тугрылык символы буларак мәңгегә кереп калды.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Чечняның беренче Президенты белән шәхсән очрашырга туры килмәве турында сөйләде. Шул ук вакытта Әхмәт-Хаҗи Кадыйровны Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев белән яхшы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйләгән.

«Минтимер Шәрипович Әхмәт-Хаҗины үз халкына гомерен багышлаган гаять кыю кеше буларак бәяләде», - диде Миңнеханов.

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Миңнеханов шулай ук Әхмәт-Хаҗи Кадыров эшен Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм аның командасы дәвам итүен билгеләп үтте. Татарстан Рәисе бәяләвенчә, бүген Чечня динамик рәвештә үсә торган төбәк булып тора.

«Уртак кыйммәтләр һәм омтылышлар белән бәйләнгән халыкларыбыз уңышлы үсә һәм хезмәттәшлек итә, ә безнең республикалар арасындагы дуслык ныгый бара», – дип өстәде республика Рәисе.

Ахырда Миңнеханов чечен халкына тынычлык һәм иминлек теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot