Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов Әхмәдзода белән Татарстан һәм Согд өлкәсе хезмәттәшлеге турында фикер алышты

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Хуҗанд шәһәренә эш сәфәре кысаларында Согд өлкәсе рәисе Раджаббой Әхмәдзода белән очрашты. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Без дустанә Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Таҗикстан арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлеген югары бәялибез. Безнең сәфәрнең максаты – тулаем илегез һәм аерым алганда Согд өлкәсе (анда Таҗикстан Республикасының шактый зур сәнәгать һәм аграр потенциалы тупланган) белән сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне киңәйтү», - дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Бүгенге көндә Татарстан Таҗикстан базарына алдынгы компанияләрнең үтеп керүен киңәйтү һәм товар сатуны - авыл хуҗалыгыннан алып авыр машина төзелеше продукциясенә кадәр - арттыру белән кызыксына. Таҗикстан исә Татарстанга мамык һәм җиңел сәнәгать продукциясе, яшелчә һәм җиләк-җимеш, авыл хуҗалыгы чималының башка төрләрен җибәрергә тели.
Очрашуда Раджаббой Әхмәдзода кыскача гына Согд өлкәсе икътисады һәм төбәкара дәрәҗәдәге хезмәттәшлекнең ике якта да кызыксыну уята торган төп юнәлешләре турында сөйләде. Аның хәбәр итүенчә, Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон инициативасы белән 2022-2026 еллар Сәнәгатьне кызу темпта үстерү еллары дип игълан ителгән.
«Авыл хуҗалыгы Таҗикстан икътисадының иң мөһим тармакларыннан берсе булып тора һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү, эш урыннары булдыруда һәм тулаем алганда халыкның тормышын яхшыртуда төп роль уйный, - диде Раджаббой Әхмәдзода. - Согд өлкәсендә авыл хуҗалыгы икътисади структураның нигезен тәшкил итә -бөртекле культуралар, яшелчә, җиләк-җимеш үстерелә, шулай ук терлекчелек актив үсеш кичерә. Бу эчке базар ихтыяҗларын тәэмин итеп кенә калмый, ә экспорт һәм агротехнологияләр өлкәсендә хезмәттәшлек өчен шактый зур мөмкинлекләр дә бирә».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз