news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы Татарстан икътисадының төп тармакларының берсе булып кала

Миңнеханов: Авыл хуҗалыгы Татарстан икътисадының төп тармакларының берсе булып кала
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Авыл хуҗалыгы Татарстан икътисадының төп тармакларының берсе булып кала. Бу хакта ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

11 октябрьдә агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәчәкләр. Тармакта Татарстанда яшәүче 70 меңгә якын кеше эшли. 2025 ел йомгаклары буенча республика 404,5 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урынны алды.

Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатен исәпкә алсак, Татарстанның агросәнәгать комплексы продукциясенең гомуми күләме 795 млрд сумга җитте. Күп кенә башка юнәлешләр буенча республика шулай ук илнең лидерлары рәтенә керә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, быел Татарстанда 4 млн тоннага якын ашлык, 2,2 млн тонна шикәр чөгендере һәм 1 млн тоннадан артык майлы культуралар җыелган. Моннан тыш, республика 1,2 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә алды. Рәис билгеләп үткәнчә, хуҗалыклар кышка җитәрлек азык әзерләгәннәр.

Татарстан шулай ук эре мөгезле терлекләр саны буенча Россиянең иң зур төбәкләре рәтенә керә. Республикада 803 мең баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 307 мең баш сыер. Быел төбәк 2,5 млн тонна сөт күрсәткеченә якынаерга уйлый, бу аңа илдә беренче урынны алырга мөмкинлек бирәчәк.

Күптән түгел Татарстан агросәнәгать комплексының казанышларын Мәскәүдә «Алтын көз» күргәзмәсендә күрсәттеләр. Тармакның эшен Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин югары бәяләде.

Татарстанда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган төп чаралар 22 октябрьгә планлаштырылган. Рөстәм Миңнеханов районнар башлыкларына барлык муниципалитетларда тармакның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләүне оештырырга кушты.

Ахырда Рәис агросәнәгать комплексы ветераннарын һәм хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot