news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов «Автодор» җитәкчесе белән перспективалы инвестпроектлар турында сөйләште

Миңнеханов «Автодор» җитәкчесе белән перспективалы инвестпроектлар турында сөйләште
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш бүлмәсендә әңгәмә барышында алар төбәк, төбәкара һәм федераль дәрәҗәләрдә автомобиль юллары челтәрен үстерү буенча алга таба да хезмәттәшлек итү турында сөйләште.

Моннан тыш, Татарстан Рәисе һәм «Автодор» җитәкчесе юл хуҗалыгы өлкәсендә перспективалы инвестицион проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алышты.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм башка рәсми затлар катнашты.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, «Көнчыгыш» М12 түләүле трассасын Казаннан Екатеринбургка кадәр озынайтуга быел Илкүләм иминлек фондыннан 77 млрд сум бүлеп бирәчәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot