news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Рөстәм Миңнеханов авиация интерьерларын җитештерү үзәгендә булды

Рөстәм Миңнеханов авиация интерьерларын җитештерү үзәгендә булды
Фото: Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Авиация интерьерлары» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инженерлык үзәгендә булды. Республика җитәкчесенә предприятиенең үсеш перспективалары турында үзәкнең генераль директоры Роман Рамазанов сөйләде.

ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановка яңа проектларны һәм үзләре җитештергән эшләнмәләрне күрсәткәннәр. Шулай ук ТР Рәисе үзебездә җитештерелгән берничә төр модель самолетлары өчен авиаинтерьерлар эшләүче белгечләр белән очрашкан.

Әлеге предприятие 2003 елның октябрендә төзелгән. Ул «Итэлма» компанияләр төркеме («Пегас» электромеханика заводы» ябык акционерлык җәмгыяте) составына керә.

Моңарчы Рөстәм Миңнеханов Лаеш районындагы «Умка» балалар бакчасын бәяләде. Аның сүзләренә караганда, мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе заманча килеп чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot